Чүпрәледә халык җыеннары дәвам итә

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

      Бүген Иске Чокалы һәм Түбән Чәке авыллары җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды.

      Анда Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, әлеге җирлекләрдә яшәүчеләр катнашты. Гадәттәгечә, көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча һәр авыл җирлеге башлыгы хисап тотты. Алар үзләренең чыгышларында җирлекләрне төзекләндерү, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның авылда яшәүчеләрнең тормышын һәм көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларның үтәлеше турында хисап тоттылар. Билгеле инде, авыл кешесен элек – электән яхшы юллар, эчәр өчен сыйфатлы сулар юклыгы борчый иде. Ходайга шөкер, хәзер тулы тормышта яшибез дисәк тә була.

       Эш урыннары булдыру проблемасы да хәл ителеп килә. Район Башлыгы Марат Гафаров әйтүенчә, эш яраткан кешегә районда әллә ничә төрле һөнәр сайлау мөмкинлеге бар. Бигрәк тә яшьләргә. Бүген әнә икмәк пешерү комбинатына кулинарларны чакыралар, тегүчеләргә дә урын бар. Марат Ринатович тагын берничә вазыйфа санап үтте. Тик яшьләр генә нигәдер эшкә ашкынып тормый. Күрәсең “алма пеш, авызыма төш” тенденциясе боза аларны.

       Хәзер районда үзшөгыль белән эшләүчеләрнең саны арта бара. Президент программасы буенча мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, яисә каз һәм тавык кебек кош – кортлар асраучыларга да дәүләт тарафыннан мадди ярдәм күрсәтелә. Республика җитәкчелегенең кайгыртучанлыгы күз алдында. Шуңа күрә тиздән узачак сайлауларда без үзебезнең дөрес фикеребезне әйтергә тиеш булабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International