4 августтан Чүпрәле районында халык җыеннары башланып китте.
Очрашуларда район Башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасарлары, хезмәт һәм ведомство җитәкчеләре катнаша.
Традицион очрашу бүген Яңа Элмәле авыл җирлегеннән башланды. Пандемия белән шартларны исәпкә алып, очрашу Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп, урамда оештырылды.
5 августта халык җыеннары Иске Чокалы һәм Түбән Чәке авыл җирлекләрендә узачак.