Чүпрәледә ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

2020 елның 4 августында, 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Чүпрәле муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бинасында опека һәм попечительлек секторы, суд приставлары хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм районның социаль яклау бүлеге  хезмәткәрләре катнашында ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.

   Бина Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 2-20-84.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International