Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 3 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яшенле яңгырлар көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрны тәшкил итәргә мөмкин.

    Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

   Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда чакта яшенле яңгыр ява башласа, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклашыгыз. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшләнесе бозылырга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен узганын көтәргә кирәк.

  Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

  Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

    Нинди дә булса бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International