Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 26 июльдә республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Минималь һава температурасы төнлә +12..+14˚., көндез максималь һава температурасы +21..+23˚ тәшкил итәчәк.