Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы фаразлары

2020 елның 24 июле, җомга

   Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 25 июлендә Татарстан Республикасының Чүпрәле, Буа, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районнарында урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) көтелә.

   Янгынның төп билгеләре булып төтен исе, төтен томаны, кошлар, хайваннар, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышы тора.

   Нинди дә булса бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101, 112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International