2020 елның 24-28 августында Идел буе федераль округының «іВолга»яшьләр форумы узачак.
Россия Федерациясендә һәм Идел буе федераль округында яңа коронавирус йогышы (COVID-19) эпидемиясе белән бәйле рәвештә, яшьләр инициативаларына ярдәм итү, яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, аның компетенцияләренең һәм күнекмәләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, яшьләрдә патриотизм һәм инновацион фикерләү күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итүче коммуникацион тирәлекне саклау максатларында, 2020 елда Форум дистанцион режимда узачак.
Форум кысаларында ике грант конкурсы узачак:
- Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проектлары конкурсы 1 500 000 сумга кадәр;
- Идел буе федераль округында гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды проектлары конкурсы.
Форум кысаларында өстәмә рәвештә форум партнерларының аерым грант конкурслары игълан ителергә мөмкин.
Форумның потенциаль резидентлары «Россия яшьләре» АИСДА 2020 елның 26 июненнән 28 июленә кадәр теркәлә. Төбәк делегацияләрен сайлап алу узганнан соң, резидентлар 28 июльдән 10 августка кадәр Форумның ivolgaforum.ru рәсми сайтында теркәлү узарга тиеш.