Чүпрәле ветераннарына кәрәзле телефоннар тапшырылды

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

   Барлык санитар чараларны үтәп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүенә 75 ел тулуга багышлап "Фронтовикларга - телефоннар" Бөтенроссия акциясе кысаларында, Чүпрәле районында яшәүче сугышта катнашкан ветераннарга лимитсыз тарифлы кәрәзле телефоннар тапшырылды. Әлеге проектны «Безнең Җиңү» оештыру комитеты «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырды. Проектта Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Россиянең әйдәп баручы кәрәзле элемтә операторлары катнаша.
   Исегезгә төшерәбез, илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, әлеге телефоннарны тарату вакытлыча кичектерелгән иде. Коронавирус сәбәпле туктап калган «Бердәм Россия» һәм «Җиңү волонтерлары» акциясе янә дәвам итте. Райондагы вәзгыять шушы көннәрдә ветераннарга телефоннар тапшырырга мөмкинлек бирде. 

   Бүген Иске Шәйморза авылында яшәүче Әнвәр Фәхретдиновка һәм Зиатдин Тимергалиевка район Башлыгы Марат Гаффаров шәхсән үзе мобиль телефоннар тапшырды. Ветераннарны котлап, ул аппараттан ничек файдаланырга кирәклеген күрсәтте.

   “Инде сугыш тәмамланып күп еллар үтүгә дә карамастан, безне шулай олылап хөрмәт күрсәтүләре өчен барлык җитәкчеләребезгә ихлас рәхмәт әйтәбез. Без инде өлкән яшьтә, үсеп килүче буын сугыш күрмәсен. Хәзер бик матур тормышта яшибез. Тормышның кадерен белегез!”, - диде Әнвәр абый. Аннан соң ул район Башлыгыннан урып-җыю эшләренең барышы турында сорашты, игенчеләргә уңышлар теләде.  

   “Бу телефоннар ветеранга кискен минутларда тиз һәм проблемасыз махсус хезмәтләр, волонтерлар яки медицина учреждениесе белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирәчәк. Шул исәптән, теләсә кайсы мәсьәлә буенча миңа да шалтырата аласыз", - дип билгеләп үтте Марат Ринатович.

   Шундый ук телефоннар Уби авылында яшәүче Валентина Калачевага, Яңа Кәкерле һәм Мунчәли авылларында гомер итүче Фатыйх Җәләлетдиновка һәм Гильман Ибраһимовка да тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International