Быелгы урак чорында Чүпрәле игенчеләренә 38000 гектарга якын мәйданда үстерелгән бөртеклеләрне урып-җыярга туры киләчәк. Аның 8000 гектарын кышкы бодай, 29000 гектарын сабан культуралары, шул исәптән – 15000 гектарын сабан бодае, 10000 гектардан артыгын арпа, 1000 гектарын солы һәм 1432 гектарын борчак тәшкил итә. Басуда төрле маркадагы 76 комбайн эшли. Кыр корабының һәркайсы уртача 530 гектарда эш башкарырга тиеш була.
“Җиңел кулдан дигәндәй, районда быелгы уракны “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы игенчеләре башлап җибәрде. Барслылардан соң ук басуга “Цильна” җәмгыяте, “Низамов А.А.” һәм “Мәхмутов И.Ф” фермер хуҗалыклары комбайнчылары чыкты. Бүгенге көнгә 603 гектардагы ашлык культуралары җыеп суктырылды, кабул итү пунктларына һәм ындыр табакларына 1872 тонна бөртек бушатылды. Һәр гектардан уртача 31 центнердан артык уңыш чыга”,- ди агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов.
- Уби кырлары элек тә уңдырышлы иде. Быел да игенчеләрнең тырышлыгы бушка китмәде. Күкрәп үскән ашлык басулары чал диңгезне хәтерләтә. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы канаты астына алынгач мондагы кырлар икенче сулыш алгандай булды - яз башында туфрак эшкәртү һәм чәчүне үз вакытында үткәрдек. Бөтен техника П.В. Дементьев исемендәге агрофирманыкы, читтән бер трактор да килмәде. Егетләр бик тырыш булып чыктылар, язгы кыр эшләрен кыска срокларда тәмамладык. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Бүгенге көндә арпаның да, кышкы бодайның да һәр гектарыннан уртача 35 центнер ашлык суктырабыз,- ди кырчылык белгече Фәнис Мөдәрисов.
“Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы турыдан – туры суктырган ашлыкны Борындык станциясендәге элеваторга тапшыра. Белгечләр әйтүенчә, бөртекләрнең дымлылыгы стандарт таләпләргә туры килә.