Татарстанда яңа экотуристик маршрутлар барлыкка килүен телисезме?

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасын Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында хуплагыз!

   Җиңгән очракта республикада махсус сакланыла торган табигать территорияләре, аерым алганда, Кама Тамагы районындагы яраткан Зәңгәр күлләр, Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгы тирәсендә 5 яңа табигый ял урыны барлыкка килергә мөмкин.

   23 июльгә кадәр priroda.life сайтында регион өчен иң мөһим проектлар өчен тавыш бирү бара. Татарстан проектларының финалга үтәчәге дә аның нәтиҗәләренә бәйле. Сездә тавыш бирү сорала. Моның өчен авторизацияне узарга кирәк (социаль челтәрләр аша моны эшләргә җиңелрәк) һәм «География» бүлегендә «лайк» ны республика заявкаларына куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International