Чүпрәледә печән әзерләү, сенаж салу дәвам итә

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

   Авыл хуҗалыгы эшчәннәре табигать тудырган уңайлыклардан оста файдаланып, терлек азыгы әзерләүдә күркәм нәтиҗәләргә ирешәләр.

   8236 гектарда үстерелгән күпьеллык үләннәрнең 2765 гектары печәнгә чабылды, 4810 гектары сенажга салынды һәм 661 гектары чабып малларга ашатылды. Бүгенге көнгә 6000 тоннага якын сыйфатлы печән запасы булдырылды, 56487 тонна сенаж салынды.

   Һәр баш терлек өчен уртача 2 тоннага якын азык тупланды (республика буенча 1,75 тонна). “Цильна”, “Эталон-Агро” җәмгыятьләрендә, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Матак, Яңа Чокалы, Татар Бизнәсе һәм Городище филиалларында бу эш әйбәт оештырылган.

   Шуны да искәртик, иң күп мал-туар асралган “Цильна” хуҗалыгында һәр баш терлек өчен 3 тоннага якын азык әзерләгәннәр. Кукуруздан да яшел масса мул буласы икән әле.

   Бүгенге көндә район терлекчеләре 4600 савым сыердан тәүлек саен уртача 17,6 килограмм сөт савалар (республика буенча 17,8) һәм кабул итү пунктларына 81 тоннага якын югары сыйфатлы продукция тапшыралар. Ашатуны дөрес оештырган городищелыларның сыерлары тәүлеккә 30ар килограмм сөт бирә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International