Уракка төшәр алдыннан

2020 елның 17 июле, җомга

   Бүген районның барлык хуҗалыкларында урып-җыю техникасының уракка әзерлеге буенча район конкурсы узды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов җитәкчелегендәге Комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә шулай ук Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гаффаров та катнашты.

   Район игенчеләренә быел 38000 гектарга якын мәйданнан уңыш җыеп аласы бар. Чәчүлекләр структурасында: көзге бодай-8 мең гектарга якын, язгы культуралар-29 мең гектарга якын, шул исәптән: сабан бодае – 15 мең гектардан артык, арпа – 10 мең гектардан артык, солы – 1 мең гектарга якын, борчак – 1432 га бер комбайнга 530 гектарга йөкләнеш.

   Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов әйтүенчә, быел район кырларына 76 комбайн чыга.

    Ел саен, техниканы уракка иң яхшы әзерләүгә конкурс кысаларында махсус комиссия «Эталон – Агро» ҖЧҖ, «Чынлы» ҖЧҖ, П.В. Дементьев исемендәге агрофирма ҖЧҖ, «Ак Барс – Чүпрәле» ҖЧҖ, «Низамова А.А.» , «Мәхмүтова И. Ф.», «Хисамова А. М.», «Шишкина Н. П.», «Хәйруллин Ф. А.» КФХлары, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, тармак технологияләре техникумы, «Бикчурова Р. А.» КФХсының әзерлеген җентекләп тикшерде.

   Тикшерү шартларында каралган 60 балл буенча район комбайнчылары уртача 55 балл җыеп, югары әзерлек күрсәттеләр. «Чынлы» ҖЧҖ, «Ак Барс – Чүпрәле» ҖЧҖ, П.В.Дементьев исемендәге агрофирма һәм «Бикчуров Р. А.» КФХ аеруча аерылып тордылар. Комбайннар парадына йомгак ясап, иң яхшы әзерләнгән игенчеләр район Башлыгының Грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International