«ҺӨНӘРИ КЕРЕМГӘ САЛЫМ» РЕЖИМЫ ТУРЫНДА

2020 елның 17 июле, җомга

  2020 елның 1 гыйнварыннан «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кертү буенча эксперимент үткәрелә торган Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләренә, Татарстан Республикасына түбәндәге регионнар кушылды: Санкт-Петербург, Волгоград, Воронеж, Ленинград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән һәм Чиләбе өлкәләре; Красноярск һәм Пермь крайлары; Ненец һәм Ямал-Ненец автоном округы-Югре; Башкортостан Республикасы.

 Һөнәри керемгә салымның өстенлекләре:

Хисаплар һәм декларацияләрнең булмавы: декларацияне тапшырырга кирәк түгел. Керемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә мобиль кушымтада алып барыла;

Чек кушымтада формалаша: Чекны «Минем салым» мобиль кушымтада формалаштырырга була;

Иминият кертемнәрен түләмәскә мөмкин: пенсия һәм медицина иминиятенә фиксацияләнгән взносларны түләү бурычы юк;

Шәхси эшмәкәр статусыннан башка легаль эш: шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмичә генә эшләргә мөмкин. Керем кушымта белешмәсе белән раслана;

Хисап автоматлаштырылган.

Түләүгә салым санарга кирәкми: салым автомат рәвештә кушымтада исәпләнә. Түләү- киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча;

Отышлы салым ставкалары: 4% — физик затлардан кергән табыш. 6% - юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән кергән табыш күләме. Башка мәҗбүри түләүләр юк;

Интернет аша гади теркәлү: инспекциягә визитсыз теркәлү: мобиль кушымтада, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банк аша;

Хезмәт килешүе буенча  бергә эшләү мөмкинлеге: хезмәт хакы салымны исәпләгәндә исәпкә алынмый. Эш урыны буенча хезмәт стажы өзелми;

Салым ставкалары: салым ставкасы, һөнәри керемгә салым түләүчегә акча күчергән кешеләргә бәйле (4% физик затлар белән исәп-хисап ясаганда, 6% шәхси эшкуарлар һәм оешмалар белән исәп-хисап ясаганда);

     Барлык җитештерелгән исәп-хисапларны һәм алдан түләүгә салым суммасын кушымта аша ай дәвамында теләсә кайсы вакытта күрергә мөмкин. Салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу чорда салым ставкалары үзгәрмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International