Чуваш Чүпрәлесе авылына су килде

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

  Чуваш Чүпрәлесе авылына күптән көтелгән су килде, суүткәргечне ачу тантанасы булды. Су үткәргечне файдалануга тапшыру 360 йортны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

   2020 елның 15 июлендә суүткәргечне тантаналы рәвештә җибәрү чарасында Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров катнашты.

   - Без барыбыз да су - ул тормыш, ә чиста су - сәламәт тормыш икәнлеген беләбез. Бүген Чуваш Чүпрәлесе авылында зур бәйрәм. Күптән көтелгән  чишмә сулы су үткәргечне эшләтеп җибәрәбез, - диде, тантананы ачып, Марат Ринатович. - Чуваш Чүпрәлесе авылында хезмәт сөючән, тату халык яши. Сезгә сәламәтлек, шатлык-куанычлар, суның рәхәтен күреп яшәвегезне телим. Суүткәргеч ике ел дәвамында, авылның үзендә 15 км һәм чишмәләргә кадәр тагын 3 км сузылган. Моның өчен дә 22 млн. сум күләмендә акча тотылган.

   Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, муниципалитетта мондый проектлар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән тормышка ашырыла, бу очракта «Чиста су» программасы буенча. Әлеге проектлар авыл  халкына тормыш шартларын яхшыртуга мөмкинлек бирә. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров та үз чыгышында әйтте: "Чыннан да, авыл җирлегендә быел гына да су белән тәэмин итү өчен 15 млн.сум, мәдәният йортын ремонтлау өчен - 13 млн. сумм. бирелде, шулай ук урамнарны төзекләндерү өчен грант оттык,  урта мәктәптә «Үсеш ноктасы» программасы буенча капиталь ремонт алып барыла. Паркны төзекләндерәбез, балалар өчен мәйданчык ясыйсы килә, шулай ук Хайбулдино авылын су белән тәэмин итү һәм башка бик күп эшләр планлаштырыла. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә һәм район җитәкчелегенә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез".

   Бәйрәм бик күңелле үтте. Кунаклар һәм авыл халкы бүген Ольга һәм Дмитрий Романовлар хуҗалыгында чиста, чишмә суын авыз иттеләр, аның яхшы сыйфатлы булуын билгеләп үттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International