Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 14 июле, сишәмбе

2020 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән  төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булуы, 14 июльдә көн ахырында һәм кич белән көчле яшенле яңгыр, яшен вакытында секундына 23 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда чакта яшенле яңгыр ява башласа, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклашыгыз. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшләнесе бозылырга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен узганын көтәргә кирәк.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International