Су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү буенча утырыш булды

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

   Чүпрәле муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Чарада комиссия әгъзалары, районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Утырышны комиссиянең рәисе урынбасары Илмир Измайлов җитәкләде.

   Фикер алышуга районның су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре чыгарылды. 

   Чүпрәле районы территориясендә су коенырга яраклы сулыклар юк. Бөтен җирдә сулыкта коену тыела дигән мәгълүмат белән аншлаглар урнаштырылган.

   Район башлыгы Марат Гафаров авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә су объектларында патрульлек итүне оештырырга кушты. Бу проблема буенча контрольне көчәйтергә, бөтен көч һәм чаралар белән кешеләрне ярамаган урыннарда су коену һәлакәткә китерергә мөмкинлеге турында кисәтергә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International