Чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы янаулар буенча "кайнар линия" эшли

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

   2020 елның 8 июленнән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы янаулар буенча «Кайнар линия» эшли башлый (2020 елның 8 июленнән 2020 елның 22 июленә кадәр).

   Чит илләрдә актуаль эпидемиология вәзгыяте, ялда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, шулай ук туристлык хезмәтләре алганда кулланучыларның хокуклары турында белгечләрдән консультацияләр алырга мөмкин:
• кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча, тәүлек буе эшли;
• чит илләрдә актуаль эпидемиология вәзгыяте, ялда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында (843) 238-21-74 телефоннары буенча;
* туристик хезмәтләр алганда кулланучылар хокуклары турында:
• Кулланучылар өчен консультация үзәге (843) 221-90-16 телефоны буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 9.00 дән 17.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр;
* Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлегендә (843) 743-52-89 телефоны буенча. Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 дән 16.00 гә кадәр; Җомга: 10.00 нан 15.45 кә кадәр, тәнәфес: 12.00 дән 12.45 кә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International