Чүпрәле Район Советының 46нчы утырышында ТАССРның 100 еллык тарихын искә алдылар

2020 елның 10 июле, җомга

   Район Советының 46нчы утырышында депутатлар Татарстанның 100 еллык тарихы һәм Чүпрәле районының республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше турында доклад тыңладылар. Докладны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ясады.

   Чүпрәле районы республика үсешенә лаеклы өлеш керткән төбәк. Төрле архив материалларына караганда, оешкан елларында ук районның алдынгы предприятиеләре һәм тарихта эз калдырырлык шәхесләре булган. Докладта боларның барысы да бәйнә-бәйнә сөйләнелде.

   Икенче мәсьәлә булып депутатлар Чүпрәле районы территориясендә автомашиналар кую урыннары ясау, шул исәптән түләүле тукталу урыннары тәртибенә үзгәрешләр кертүне карадылар.

   Утырыш эшенә район Башлыгы Марат Гафаров җитәкчелек итте. Чара барышында бөтен каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International