Район Советы утырышы хакында

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

  Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2020 елның 2 июлендәге 27 номерлы карары белән өченче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык алтынчы утырышы чакырыла.

  Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде::

1. Татарстан тарихы һәм Чүпрәле муниципаль районының республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында.

2. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында урнашкан парковкаларны (парковка урыннарын), шул исәптән түләүле нигездә, төзү һәм куллану тәртибенә үзгәреш кертү турында.

3. Төрлеләр.

  Район Советы утырышы 2020 елның 7 июлендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International