Бердәм тавыш бирү көнендә Чүпрәленең дүрт озын гомерле кешесе юбилей даталарын билгеләп үтә

2020 елның 1 июле, чәршәмбе

   Бүген, июльнең беренче көнендә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча бердәм тавыш бирү көнендә, Чүпрәле районында яшәүче берьюлы дүрт хатын-кыз үзләренең юбилей даталарын билгеләп үтә.  Юбилярларны район Башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасары Алексей Ярухин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов котладылар, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырдылар.
   Җитәкчелек исеменнән беренче котлауны Алешкин-Саплык авылында яшәүче Васильева Мария Николаевна кабул итеп алды. Ул тыл хезмәтчәне, гомере буе колхозда эшләгән.

   Иске Кәкерле авылында гомер итүче Факия Вәлиәхмәт кызы Алиәкбәрованы 95 яшьлек юбилее белән район Башлыгы Марат Гафаров котлады. Сугыш елларында аңа снайперлар курслары узарга туры килә, хәтта укулар да уза ул. Факия апа сугыштан соң гомер буе колхозда эшләгән. Юбилярның ире сугыш ветераны. Алар тормыш иптәше белән тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр.

   Зур Чынлы авылында яшәүче Алимова Мәгъсүмә Шәрипҗан кызы һәм Алимова Әминә Арифулла кызы да сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күргән өлкән буын вәкилләре.  Мәгъсүмә апа 42 яшендә тол калган, җиде баласын аякка бастырган, әмма язмыш аңа зур югалтулар бирә, биш баласын җирли ул. Ә Әминә апа ире белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

   Юбилярларны Бөек Ватан сугышы берләштерә. 90 һәм 95 яшьлек әлеге  буын һәркемгә үрнәк булып тора.

   Өлкәннәр атна дәвамында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә дә катнашырга өлгергәннәр. Сайлау комиссияләре әгъзалары барлык саклык чараларын үтәп, өйләренә килгәннәр аларның.

  – Безгә ачлык, дәһшәтле сугыш, туганнарыбызны, якыннарыбызны югалтуны кичерергә, күрергә туры килде. Бүгенге тормыш белән чагыштырырлык түгел. Хәзер барлык шартлар да тудырылган, пенсияне вакытында алабыз. Балалар, оныклар, оныкчыклар иминлектә, тотрыклы илдә яшәсен. Ә иң мөһиме - тыныч күк булсын, - диделәр алар, визит һәм котлау сүзләре өчен зур рәхмәт белдереп.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International