Чүпрәлеләр азык-төлек җыелмаларын дүртенче тапкыр алдылар

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

  "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" акциясе кыйсаларында, Чүпрәле районына продуктларның дүртенче траншы килде.
   Әлеге ярдәм чарасы 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларга, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә, коронавирустан зыян күргән гражданнарга, инвалид балаларга, ата-аналары алименттан качкан балаларга һәм башкаларга каралган.

   Азык-төлек җыелмаларын бушату һәм китерү волонтерлар ярдәме белән башкарылды, аларга эшләүче яшьләр, район җитәкчеләре дә ярдәмгә килде.

   Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан пандемия шартларында тәкъдим ителде. Ярдәм татарстанлыларга дүрт тапкыр күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International