Чүпрәледә егетләрне армиягә озату тантанасы булды

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

   Бүген, 29 июньдә, иртә таңнан Татарстан Республикасы Чүпрәле районы буенча хәрби хезмәткә чакырылучы 11 егетне армиягә озату тантанасы булды. Яшь егетләрне котларга әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм якыннары килгән иде.

   Булачак Ватанны саклаучыларны озатыр алдыннан Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, медицина хезмәте капитаны Айрат Җәләлов һәм Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров солдатларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар Чүпрәле егетләре үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәячәгенә һәм сынатмаячакларына ышаныч белдерделәр, шулай ук бер елдан соң исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр.

   Нәкъ иртәнге сәгать 4тә чакырылучылар белән автобус Казанга китте. Киләсе озату җомга - 2020 елның 3 июленә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International