Чүпрәле мәчетләре 1760 килограмм кәгазь тапшырды

2020 елның 26 июне, җомга

   Татарстан Диния Назарәте белән берлектә Чүпрәле район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Кәгазьгә гомер бүләк ит!" акциянең беренче нәтиҗәләре билгеле. Чараның максаты кәгазьне исраф итүдән саклау һәм агачларның гомерләрен озайтуга өлеш кертүне күздә тота.

   Шушы көннәрдә районыбызның 20 авыл мәчете “Фламинго” оешмасына мәхәллә халкы белән бергәләшеп җыйган макулатураны китереп тә җиткерде. Барлыгы 1760 килограмм кәгазь тапшырылды.

  - Акция 1 нче июльгә кадәр дәвам итә. Җыелган акча  мохтаҗларга ярдәм күрсәтү йөзеннән  республиканың  “Зәкать” фондына күчереләчәк, - ди район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International