Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов Иске Кәкерле авылы “Самат” мәчетендә булып мәхәллә халкы белән очрашты. Шулай ук, өммәтебезнең яшь һәм өметле углы, бүгенгесе көндә Казан Ислам Университетында белемен дәвам итәргә җыенучы Данир Дамир улы Амерханов белән очрашып, сөйләште. Район мөхтәсибе Данирны гомеренең дулкынландыргыч бер мизгеле Иске Кәкерле урта мәктәбен тәмамлап яңа тормышка аяк басу көннәре белән ихлас котлады, мөхтәсибәт исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Данир Амерханов бала вакыттан ук, мәчеткә йөреп, дини гыйлем, тәрбия алып үсә. Төрле бәйгеләрдә, чараларда катнаша. Үткән ел район күләмендә балалар арасында үткәрелгән “Моңлы азан” бәйгесендә 1нче урынны яулады. Агымдагы елда Республика күләмендә үткәрелгән “Татар азаны“ бәйгесендә ярым финалга үтте. Мөхтәсибәт исеменнән аңа “Рәхмәт хаты” һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Бу көнне шулай ук Изге Рамазан аенда онлайн реҗимында ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Туган тел елы” кысаларында үткәрелгән “Татар азаны” бәйгесенең район этабына да йомгаклау өлеше Иске Кәкерле авылы “Самат” мәчетеннән башланды.
– Бу конкурста районнан барлыгы 20 кеше катнашты һәм аның бишесе шушы мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләребез, - дип билгеләп үтте Данир хәзрәт. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясаучылар мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бәләкләр белән бүләкләнде.