Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 23 июне, сишәмбе

   Синоптиклар фаразына караганда, 24 июнь көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яшенле яңгыр көтелә, секундына 15-20 метрга кадәрле көчле җил булуы, боз явуы да ихтимал.

 Яшел сукмасын өчен:

- кулда очлы предметлар — зонт, таяк, кармак ише әйберләр булмасын;
- телефонны сүндерегез;
- су буенда булсагыз, акрын гына ярдан ераккарак китегез; су электр тогын бик яхшы үткәрә, яшен сугу суда 100 метрга тарала;
- яр буенда куаклар арасында качып тормагыз; ачык урыннан барасы булса, йөгермәгез, тыныч кына атлагыз;
- урманда кечкенә агачлар янында иң куркынычсыз урын, аланлыкта тормагыз, ялгыз агач янына бармагыз;
- качар урын булмаса, җиргә җәелеп ятмагыз, чокырлырак урында тезгә чүгәләп, аякларны кулларыгыз белән кочаклагыз;

- яшен булганда велосипед, мотоциклда бармагыз, туктагыз һәм транспорт чарасын яткырыгыз һәм аннан 30 метр чамасы читкә китегез;
- машинада барсагыз, туктагыз, тәрәзәләрне күтәрегез һәм яшен беткәнне көтеп утырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International