Синоптиклар фаразына караганда, 17 июнь төнлә һәм 18 июнь көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яшенле яңгыр көтелә, секундына 15-20 метрга кадәрле көчле җил булуы ихтимал.
Яшел сукмасын өчен:
- кулда очлы предметлар — зонт, таяк, кармак ише әйберләр булмасын;
- телефонны сүндерегез;
- су буенда булсагыз, акрын гына ярдан ераккарак китегез; су электр тогын бик яхшы үткәрә, яшен сугу суда 100 метрга тарала;
- яр буенда куаклар арасында качып тормагыз; ачык урыннан барасы булса, йөгермәгез, тыныч кына атлагыз;
- урманда кечкенә агачлар янында иң куркынычсыз урын, аланлыкта тормагыз, ялгыз агач янына бармагыз;
- качар урын булмаса, җиргә җәелеп ятмагыз, чокырлырак урында тезгә чүгәләп, аякларны кулларыгыз белән кочаклагыз;
- яшен булганда велосипед, мотоциклда бармагыз, туктагыз һәм транспорт чарасын яткырыгыз һәм аннан 30 метр чамасы читкә китегез;
- машинада барсагыз, туктагыз, тәрәзәләрне күтәрегез һәм яшен беткәнне көтеп утырыгыз.