Әгәр сезне талпан тешләсә, һичшиксез, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда талпаннарны алу һәм талпан йогышын махсус профилактикалау буенча хезмәтләр күрсәтелә.
Учреждениенең адресы: 422470, Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, 2 Пятилетка ур., 25 йорт, элемтә өчен телефон: 8 (84375) 2-21-90. Эш вакыты - тәүлек буе, шул исәптән бәйрәм һәм ял көннәрендә.
Чыгарылган талпан капкачлы герметик банкага салына һәм түләүле нигездә талпан йогышларына тикшерү өчен Казан шәһәре, Сеченов ур., 13а йорт адресы буенча урнашкан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә җибәрелә. Бәйрәм көннәрендә дә медицина учреждениеләре, гигиена үзәге эшли.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең телефоны: (8843) 221-90-92.