Бүген Чүпрәле муниципаль районы мәктәпләрендә 11 нче сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы узды.
Яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалау максатларында чаралар төрле вакытта узды.
Район башлыгы Марат Гафаров 1 нче нмерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узган тантанада катнашты, анда урта белем алу турындагы документны 30 укучы алды.
– Бу көнне Сезгә зур мөмкинлекләр, максатчанлык һәм игелек телисе килә. Бәхетле булыгыз һәм мәктәп елларының якты чоры турында онытмагыз! - Марат Ринатович үз чыгышында.
Иске Чүпрәле күппрофильле лицеен тәмамлаучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов котлады.
Мәгариф учреждениеләре директорлары Лилия Насыйбуллина һәм Наталья Макарова да изге теләкләрен җиткерделәр, уку йорты ишекләре алар өчен һәрвакыт ачык булуын билгеләп үттеләр.