Хөрмәтле Чүпрәле районы халкы!
Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!
Россия көне ул – илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйга. Без Россиянең кайсы гына өлкә-республикасында, шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.
Кадерле дуслар! Әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Россия көне белән!
Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров