Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

 Синоптиклар фаразына караганда, 12 июнь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яшенле яңгыр көтелә, боз явуы ихтимал, секундына 15-20 метрга кадәрле көчле җил, урыны белән җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 Аерым районнарында төнлә һәм иртән томан көтелә.

   Яшел сукмасын өчен:

- кулда очлы предметлар — зонт, таяк, кармак ише әйберләр булмасын;
- телефонны сүндерегез;
- су буенда булсагыз, акрын гына ярдан ераккарак китегез; су электр тогын бик яхшы үткәрә, яшен сугу суда 100 метрга тарала;
- яр буенда куаклар арасында качып тормагыз; ачык урыннан барасы булса, йөгермәгез, тыныч кына атлагыз;
- урманда кечкенә агачлар янында иң куркынычсыз урын, аланлыкта тормагыз, ялгыз агач янына бармагыз;
- качар урын булмаса, җиргә җәелеп ятмагыз, чокырлырак урында тезгә чүгәләп, аякларны кулларыгыз белән кочаклагыз;

- яшен булганда велосипед, мотоциклда бармагыз, туктагыз һәм транспорт чарасын яткырыгыз һәм аннан 30 метр чамасы читкә китегез;
- машинада барсагыз, туктагыз, тәрәзәләрне күтәрегез һәм яшен беткәнне көтеп утырыгыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International