Чүпрәлеләрне Казанга “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен алу өчен тавыш бирергә чакырабыз

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

   «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән Россия шәһәрләренә биреләчәк. Казан - мактаулы исем алуга дәгъва кылучыларның берсе. Әйдәгез, без дә башкалабыз өчен үз тавышыбызны бирик!

  Тавышны za.kzn.ru сайтында  бирергә мөмкин.

  Татарстан Республикасының Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренчеләрдән булып башкалабызга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы тәкъдимне хуплады.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International