Чүпрәле районы мөхтәсибәте “Кәгазьгә гомер бүләк ит!” акциясе игълан итә

2020 елның 9 июне, сишәмбе

  Акция Татарстан Республикасы мөселманнары  Диния назәрәте белән берлектә тормышка ашырыла. Чараның максаты - кәгазьне исраф итүдән саклау һәм агачларның гомерләрен озайтуга өлеш кертүне күздә тота.

   Әлеге игелекле гамәлгә мөхтәсибәт барлык мөселман кардәшләребезне, райондашларыбызны да кушылырга чакыра. Кулланылышта булган кәгазь, газета-журналларны һ.б. җыеп, мәчетләргә, мөхтәсибәткә тапшырырга була. Җыелган макулатура акчасы “Зәкәт” фондына тапшырылачак, авыр хәлдәге, мохтаҗ кешеләргә ярдәмгә итәргә тотылачак.  

    Барлык сораулар буенча район мөхтәсибәтенең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметовка телефоны 89372808050 буенча мөрәҗәгать итәргә була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International