Күп балалы гаиләләргә планшетлар тапшырылды

2020 елның 9 июне, сишәмбе

  Бүген «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «мәрхәмәт кыл» хәйрия акциясе кысаларында 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче социаль-хезмәт өлкәсендә эшләүче күп балалы гаиләләргә планшетлар тапшырылды.
   Исегезгә төшерәбез, мондый карар «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең чираттагы утырышында кабул ителде. Ул вакытта хатын-кыз депутатлар авыр тормыш хәлендә калган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү ниятен белдерде.

  Әлеге акция 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә башланып китте, ул «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырыла. Акция өч этапта узачак (01-30 июнь, 08-30 июнь һәм 01-10 сентябрь).

   Видеоконференция режимында узган әлеге акциядә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, район хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Шәрәфетдинова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чүпрәле муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Лилия Ракипова, Чүпрәле районындагы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Илгизәр Вафин һәм Чүпрәле районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Роберт Низамов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International