Бүген Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

   Бүген, 8 июньдә, Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Календарьдагы Дата РФ Президенты тарафыннан 2000 елда гамәлгә куелды. 1701 елда Петр I имзалаган документ Россиядә социаль яклауның дәүләт системасын формалаштыруга нигез сала.

   Бүген пандемия шартларында социаль хезмәткәр роле аеруча артты. Нәкъ менә алар көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәмгә киләләр: азык-төлек, дарулар, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарга беренче чират кирәк-яраклары китерү буенча, халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле акцияләрдә волонтерлар ролендә торалар.

   Бүгенге көндә Чүпрәле районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 90га якын кеше эшли.

   Социаль хезмәткәр көнендә район Башлыгы Марат Гафаров социаль учреждение хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

- Сез - игелек, шәфкатьлелек һәм кайгыртучанлык дөньясына юл күрсәтүчеләр. Ярдәмгә мохтаҗ кешенең һәр елмаюы - сезнең хезмәтегез. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телим! - диде ул социаль учреждение хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International