2019-2020 уку елы дәвамында Татарстан Республикасында «киләчәккә өлеш» Саклык банкының хәйрия фонды проектларын комплекслы гамәлгә ашыру кысаларында «дөньяны якынрак ит» дигән методик эшләнмәләр һәм тикшеренү проектлары төбәк конкурсы узды. Конкурсның максаты – дөньяны кәгазь микроскоп – фолдскоплар ярдәмендә тикшеренүне стимуллаштыру.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 7а сыйныф укучысы Таҗетдинов Данияр «укучыларның тикшеренү проектлары конкурсы» юнәлешендә җиңүче булды һәм Җиңүче Дипломы белән бүләкләнде, ә аның остазы – физика укытучысы Таҗетдинов Шамил Хасиятулла улы «методик эшләнмәләр конкурсы» юнәлешендә җиңүче булды һәм Казан ачык талантлар университеты Башкарма директорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.