Чүпрәле районыннан өч балигъ булмаган бала тәрбияләүче Савлюковлар гаиләсе "ТР техник инвентаризация бюросы" АҖ җитәкчесе Хәмзина Лена Илдар кызы исеменнән азык-төлек җыелмасы алды.
Азык-төлек җыелмасын тапшыру буенча хәйрия эшен Чүпрәле районында "ТР техник инвентаризация бюросы" АҖ хезмәткәре Кутюмов Ю.А. һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фәхретдинова Л.Р. үтәделәр.
Азык-төлек җыелмасы "Без бергә-бергә" республика акциясе кысаларында тапшырылды.