Троица - православие динендәге бөек бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Быел бу бәйрәм якшәмбегә туры килә. Ә шимбә көнне, 6 июньдә, православие динендәгеләр үз туганнарының һәм якыннарының каберләренә бара торган көн. Быел бәйрәм Яңа Covid 19 инфекциясе таралу ситуациясендә уза. Шул сәбәпле турыдан-туры эфир барышында район Башлыгы барлык православие динендәгеләрне бәйрәм белән котлады, эпидемиологик хәл катлаулы булганда, кешеләр күпләп җыела торган урыннардан ерак ерергә, үз-үзеңне һәм якыннарыңны зарарлау куркынычын тудырмаска кирәклеген билгеләп үтте.
Павел атакай да гыйбадәтханәләрдә һәм чиркәүләрдә гыйбадәтләр ябык режимда узачагын билгеләп үтте.