Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 4 июнендә 11:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр чорында дәүләт һәм региональ ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат бирү максатларында вебинарда катнашырга чакыра.
Вебинарда
* салым (җыемнар) түләү буенча кичектерү һәм кичектереп тору процедурасы турында;
* федераль бюджеттан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү тәртибе турында сөйләячәкләр;
• бизнеста онлайн режимында барлыкка килә торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Вебинарда катнашу өчен:
• әзерләргә компьютер белән интернет тизлеге кимендә 2 Мбит/с һәм Chrome браузер кирәк;
* сылтама буенча күчәргә https://online.sbis.ru/Events/e683e170-c528-47c9-9c60-cf207036e84c;
• ачылган битендә «Мин катнашачакмын» дигән язуга басарга кирәк;
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.