Халыкара Балалар яклау көне уңаеннан Республика Бала хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле тәкъдиме буенча Татарстанда “Балаларга бергәләп укыйбыз” акциясе игълан ителә. Акция гаиләләрдә бергәләп ял оештыру, гаилә укулары традициясен яңарту, баланы һәрьяктан камил шәхес итеп тәрбияләүдә китапның ролен үстерү, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру максатында үткәрелә.
Акция агымдагы елның 25 маеннан 30 августына кадәр ике этапта үткәрелә.
I этап – 25 майдан 26 августка кадәр дәвам итә. Акциядә катнашучыга үзе яисә гаилә әгъзалары белән бергәләп 60 секундлык видеоязма әзерләп хикәя яисә әкият, балалар китабы, шигырь укырга һәм шушы видеоны Инстаграм, ВКонтакте челтәрләренә #читаемдетямрт хештеге куеп эләргә генә кирәк.
II этап – 2020 елның 20 августыннан 30 августына кадәр – оештыру комитеты акциядә иң актив катнашучыларны билгели һәм җиңүчеләрне ачыклый.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне “Балаларга бергәләп укыйбыз” акциясендә катнашырга һәм гаиләгезнең иҗади активлыгын арттырырга чакырабыз.