Спорт яратучылар бәйрәме
Әлеге лагерьда ял итүче балаларның вакытын файдалы үткәрү максатыннан күп чаралар оештырыла. Әле шушы көннәрдә генә ветераннарның район советы җитәкчесе Роберт Закиров үзләренең бөтен гомерләрен районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән, ярты гасырдан артык механизатор стажлары булган Әнвәр Җәмалетдинов һәм Александр Карсаковны “Акчарлак” лагерында ял итүче балалар белән очрашуга алып килде.
Бүген район буенча һәр сыердан тәүлеккә уртача 16,9 килограмм сөт савыла. Кабул итү пунктларына 76,4 тонна продукция тапшырыла. Әлеге күрсәткечләр үткән елгыга караганда аз гына күберәк. Терлекчелек тармагы буенча сигез айлык эшкә йомгак ясаганда район башлыгы Александр Шадриков көз айларында да малларның продуктлылыгын киметмәү өчен мөмкин булган барлык һәм чараларны резервларны кулланырга кирәклеген әйтте.
Чүпрәлеләр ашлык басуында
Урып-җыю эшләренә бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да кереште. Узган һәм аннан алдагы еллардагы корылык ашлыкны кадерләргә кирәклеген тагын бер кат искәртте. Быел да һава шартлары игенчелек өчен кулай түгел.
Яңа ук елы алдыннан республикада узган уку елында мәктәпләрнең уку-укыту эшчәнлеге белән бәйле рейтинг нәтиҗәләре чыгарыла.
СССРның атказанган хәрби очучысы, отставкадагы полковник, 30 елдан артык гомерен хәрби транспорт авиациясенә багышлаган якташыбыз Илсур Низамов туган ягы – Чүпрәлегә кунакка кайтып китте. Якташыбызның яшәү урыны– Мәскәү шәһәре.
Районда “Автоледи-2017” бәйгесе узды. Чарада төрле һөнәр, кызыксынулары, яшьләре булган алты гүзәл зат катнашты: Ләйлә Шарукова,Юлия Тарнавская, Татьяна Федотова, Гөлназ Җәббарова, Светлана Насыбулллина, Зөлфия Миннибаева. Аларны барысын да, руль артындагы хатын-кыз –үрнәк булырлык машина йөртүче дигән теләк берләштерде.
Кече Чынлы авылы халкында зур шатлык: үткән шимбә авылның үзәк урамына түшәлгән асфальт юлны ачу тантанасы булды.
Һәркем һөнәрне үзенчә сайлый. Берәүләр аңа уку йортын тәмамлаганнан соң килә, икенчеләр әти-әниләре хезмәтен дәвам итәргә алыналар.