Яңа ук елы алдыннан республикада узган уку елында мәктәпләрнең уку-укыту эшчәнлеге белән бәйле рейтинг нәтиҗәләре чыгарыла.
Да Шуны әйтергә кирәк, районыбызның өч урта мәктәбе республиканың “Иң яхшы 100 авыл мәктәпләре” рейтингында үз урынын алган. Бу: Зур Чынлы, Хорновар-Шигали һәм 1 номерлы урта Иске Чүпрәле мәктәпләре.
Рейтингны төзегәндә рус теле, математика һәм сайлап алынган предметлар буенча БДИ баллары, олимпиадаларда җиңүчеләр, призерлар аттестат һәм алу-алмаучы укучыларның саны исәпкә алына.