Чүпрәле хезмәт ветераннары “Акчарлакта” кунакта

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Әлеге лагерьда ял итүче балаларның вакытын файдалы үткәрү максатыннан күп чаралар оештырыла. Әле шушы көннәрдә генә ветераннарның район советы җитәкчесе Роберт Закиров үзләренең бөтен гомерләрен районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән, ярты гасырдан артык механизатор стажлары булган Әнвәр Җәмалетдинов һәм Александр Карсаковны “Акчарлак” лагерында ял итүче балалар белән очрашуга алып килде.

Аларның беренчесе Яңа Чүпрәледә, икенчесе Яңа Элмәле авылында гомер кичерә. Икесе дә 85 яшен узган, шуңа да карамастан балалар белән очрашуга чакыру алгач шатланышып ризалык биргәннәр. Орденлы һәм медальле хезмәт ветераннарының яшь буынга сөйлисе сүзләре дә күп иде. Беренче чиратта алар балаларны Ватанны яратырга, мәктәпне тәмамлап нинди генә хезмәткә алынуга да карамастан, һәр эш участогында җаваплылык тоеп эшләргә чакырдылар. Очрашуда Яңа Чүпрәле авылы ветераннары советы башлыгы Җәүдәт Мөдәрисов та катнашты. Роберт Фәйзрахманович элек елларда районыбыз файдасына лаеклы хезмәт иткән һәм фидакарьлекләре Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнгән якташларыбыз турында да сөйләде. Бер караганда бу очрашуны хезмәткә тәрбияләү һәм ватанпәрвәрлек дәресе дип атыйсым да килде. Үсеп килүче буын алдында чып – чын каһарман шәхесләр утыра. Беренче сүзне Александр карсаковка бирделәр. Аңа шушы көннәрдә генә 85 яшь тулган. Әтисе Петр Бөек Ватан сугышына киткәч озак та үтми батырларча һәлак булган, әнисе кисәк кенә авырап китә дә һәм шул чирдән ул да гүр иясе була. Сашаны Иске Чокалы авылындагы балалар йортына тапшыралар. Үсә төшкәч тракторчылар курсында укып механизатор таныклыгы ала һәм бөтен гомерен шушы һөнәргә багышлый. Бер “К – 700” маркалы тракторда гына 35 ел эшли, пенсиягә киткәндә дә шушы тракторын аңа бүләк итеп бирәләр. Лаеклы ялга чыккач та 12 ел колхоз эшендә була. Хезмәт Кызыл байрагы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Александр Карсаков бик оста гармунчы да әле. Очрашуга да үзенә бүләккә бирелгән гармунын алып килгән иде. Сыздырып уйнавын балалар көчле кул алкышларына күмде. Әнвәр Җәмалетдинов -Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, Почет билгесе ордены кавалеры. Элек елларда шикәр чөгендере игү буенча звено җитәкчесе булган. Андый механизаторлар районда да берничә генә иде. Балалар хезмәт ветераннарына күп төрле сорауларны яудырып кына тордылар, күкрәкләрендә ялтыраган орден – медальләрне тотып карадылар. Аннан соң ветераннар лагерь тормышы белән таныштылар, яңа корпусларда булдылар. Шушы кадәр төзелешне күреп шаккаттылар. Балалар өчен зур кайгыртучанлык күргәне өчен район башлыгы Александр Шадриковка ихлас рәхмәтләрен җиткерүне сорадылар. Лагерь җитәкчеләре һәм вожатыйлар очрашуга килгәннәре өчен ветераннарга һәм аны оештыручы Роберт Закировка нык исәнлек теләделәр һәм олы рәхмәтләрен әйттеләр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International