ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Шушы көннәрдә Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе залында, Россия Федерациясенең хәрби комиссариатлары оешуга 100 ел тулуга багышлап “Аҗаган-2018” хәрби – спорт уеннары үтте. Анда үз зоналарында җиңү яулаган Марс, Түбән Чәке, Уби, Хорновар – Шигали һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе командалары күчмә кубок өчен ярышка чыкты.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#ДоброеДрожжаное#Ветеран

“Киң күңелле, мәрхәмәтле, игелекле, һәрвакыт ярдәмен, киңәшләрен бирергә  әзер торучы ул”,- диләр Мәликә апа турында балалары, килен-кияүләре, оныклары, якыннары, тирә-күршеләре.  Акъәбинең әлеге һәм тагын да күркәм сыйфатларын  аның олы юбилее – 90 яшьлеген билгеләгән көндә  барладылар.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Хәзерге заманда хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья.

Чүпрәле районында 27 мәчет бар. Аларның барысының да имамнары билгеләнгән. 2017 елда мәчетләр дини оешма буларак рәсми теркәлү үттеләр.

Язгы игелек атнасы кысаларында район мәдәният йортында “Игелекле ярминкә”  үткәрелде. Ярминкә Иске Ишле авылында яшәүче Раниль Мөхәммәтҗановка   ярдәм итү йөзеннән, оештырылды.

Чүпрәлеләр «Айдә әле, сайлауларга» фотоконкурсе катнаша алачак

Рөстәм Миңнеханов «Ана даны – Материнская слава» медале бүләкләнүчеләргә әҗер ике тапкырга арттырды

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 527 мең квадрат метр торак кулланышка тапшыру көтелә.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International