Әйтергә кирәк, әлеге командаларның күпчелеге үткән елларда да мондый уеннарда катнашып финалга чыкканы бар иде. Шуңа күрә алар башкалардан тәҗрибәлерәк булулары белән дә аерылып тордылар. Бу мәктәпләр үзләренең матур традицияләрен дәвам итеп, районның финал ярышларында көч сынаштылар. Ә кайбер командаларда какшау һәм кыюлык билгеләре дә сизелде. Шулай да һәр команда ярыш шартлары буенча куелган таләпләрне төгәл һәм җиренә җиткереп үтәргә тырышты. Балаларны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары, подполковник Радик Төхфәтуллин да килгән иде. Алар командаларга уңышлар, һәм билгеле инде, лаеклы җиңү теләделәр. "Мондый хәрби – спорт уеннары үткәрү армия сафларын тулыландырачак егетләребезнең бөтен яктан әзерлеклелеген күтәрүгә һичшиксез ярдәм итәчәк. Уңышлар сезгә юлдаш булсын!".- дип изге теләкләрен җиткерделәр алар һәм Чүпрәле солдатларының нинди гаскәрләрдә хезмәт итүләренә карамастан, һәрчак үрнәк булулары, хәрби антларын төгәл үтәүләре турында әйттеләр, киләчәктә дә шундыйларга тигезләнергә чакырдылар, нәкъ менә шушы хәрби уеннарда алган тәүге күнекмәләрнең юкка түгеллеген ассыкладылар.Ул көнне командалар хәрби – спорт уеннарының интеллектуаль һәм визитка конкурсы, "АК – 74" автоматын сүтеп – җыю, "сафта яхшы – сугышта көчле" , иң төз атучы, турникта тартылу, идәндә кул өстендә күтәрелү, эстафета һәм 50 метрлы дистанциядә йөзү төрләре буенча имтихан тотарга туры килде. Калашников автоматын сүтеп – җыю малайларның гына түгел, кызларның да хәтерендә озак сакланыр. Россия тарихы, тарих белән бәйле булган фактлар, хәрби кораллар, символлар, юлбашчылар турында сорауларга яшүсмерләр интеллектуаль конкурс кысаларында җавап эзләде. Барлык ярышларга нәтиҗә ясаганнан соң Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе командасы иң күп балл җыеп җиңү яулады һәм күчмә кубок та аларга тапшырылды. Икенче, өченче урыннарны Марс һәм Түбән Чәке урта мәктәпләре командалары бүлеште. Хәрби комиссар финал уеннарында катнашкан барлык командаларны да Грамоталар белән бүләкләде. Бу аңлашыла да, чөнки алар инде беренче этапта иң күп балл җыеп беренче урынны лаеклы яулаган җиңүче командалар. Ул көнне балалар спорт – хәрби уеннарын оештыручыларның тәмле – тәмле тортларыннан авыз да иттеләр, рәхмәтләрен әйттеләр