Хөрмәтледән хөрмәтле Мәликә апа Миначева

2018 елның 16 марты, җомга

Мәликә апа Миначева гүзәл табигатьле Иске Задур авылында туып- үссә дә,  язмыш аңа һич кенә дә хәер-рәхмәтле булмый.  Гаилә ишле була, сугыш исә аларны әтиләреннән гомерлеккә аера. Биш бала белән тол калган  әниләре колхозда хезмәт куеп, беръялгызы аякка бастыра.

Бер тәгам ризык табыштыру өчен  Мәликә апа да кечкенәдән үк олылар белән беррәттән хезмәткә керешә. Буа, Борындык станциясеннән  җәяүләп орлык ташый, колхоз эшенә йөри.

–Беръялгызың барсаң, 20 кг, икәүләп булсаң, 50 кг орлык алып кайта идек. Авыр иде, әмма сайланырга мөмкинлек юк, һәркемгә эш бүленгән,-ди Мәликә апа.

Орлык ташудан тыш, колхоз җирләрен көрәк белән басалар, иген уралар, борчакны чалгы белән чабалар, хәтта Молотов урманнарында агач кисәргә дә йөриләр. Хезмәттә алган чыныгулары Мәликә апаның характерын тагын да ныгыта, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә.

Сугыштан соң, 1952 елда авылдашы Фатихка тормышка чыга ул. Фатих абый да сугышны җиде еллап, иңләп кайткан кешеләрнең берсе була. Алар Латвия, Белоруссия чикләрен дошманнардан саклыйлар, Фатих абыйны яхшы хәрби хезмәте өчен күп тапкырлар медальләр, мактаулы чик сакчысы отличнигы исеме белән бүләклиләр. Авылда да хөрмәтле кешеләрнең берсе була, колхозда төрле җитәкче урыннарны башкара. Мәликә апа белән икәү алар 8 балага гомер бүләк итәләр. Бүгенге көндә  нәселне тагын да ишәйтеп, 19 онык, 21 оныкчык тулыландырган. Кызганыч, әлеге байлыкны күрергә гомере генә озын булмый Фатих абыйның, бакыйлыкка күчкәненә 36 еллап вакыт узган.

Мәликә апа исә бүген һәр баласының өендә көтеп алган кадерле әни, әби. Сигез баласында кунактан-кунакка йөреп, кадер-хөрмәттә яши. 90 еллыгына да балалары, оныклары җыелышып, кызы Диләрә апаның өендә мөселманча  мәҗлес әзерләгәннәр иде, тирә-күршеләрне, авылдашларны чакырганнар.

Юбилее уңаеннан тору урыны буенча теркәлгән урынына - Ульяновск шәһәрендәге балаларына  ил башы- Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты килгән. Олы бүләкләр белән  Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев та Мәликә апаны котлады. Аңа җылы теләкләр белән ЗАГС бүлегеннән Илсөяр Сафина да кушыды.

Тормышыннан мең риза бүген Мәликә апа.  Сугыш  авырлыклары  аша узарга, ятимлек ачысы күрергә  туры килсә дә, бүгенге якты тормышка, аның җәннәттәй рәхәтлегенә  шөкер кыла ул. Без күргәнне балаларым, оныкларым, оныкчыкларым күрмәсен иде, дип илгә-көнгә изге теләкләр тели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International