ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гүзәлия  Маликова  грипп һәм аны булдырмау турында сөйләде:


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән.

Бүгенге язмамның герое - Зур Чынлы авылында яшәүче Азат Нургали улы Хәмидуллин.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 3904 гектарда үстерелгән шикәр чөгендеренең 70 проценты казып алынды, һәр гектардан уртача 256 центнер уңыш чыга. Майлы культуралардан саналган көнбагышны районда берничә хуҗалык кына үстерде. Аның гомуми мәйданы 2963 гектарны тәшкил итә. 40 процентка якын басудагы уңыш җыеп алынды. 
Крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Бикчуров белән көнбагыш басуында күрештек. Әлеге культураны бикчуровлылар өч елдан бирле үстерәләр икән. Беренче елны – 250, аннары 300 һәм инде быел аның мәйданын 400 гектарга җиткергәннәр. “Көнбагыш табышлы культура. Дөрес, аны үстерүнең аерым үзенчәлекләре бар. Чәчелә торган кырлар тигез һәм кимендә 25 – 27 сантиметр тирәнлектә сабан белән эшкәртелгән булырга тиеш. Шуларны үтәми торып, мул уңыш турында уйлама да инде”,- ди КФХ башлыгы Равил Бикчуров. Берничә ел эчендә көнбагыш үстерүнең бөтен серләренә дә диярлек төшенгәннәр монда, чәчү әйләнешенә кертеп участок сайлап алу һәм чәчүдән башлап суктыру эшләренә кадәр төгәл эш тәртибе билгеләнгән. Чәчкәндә бер гектарга 50 килограмм исәбеннән минераль ашлама керткәннәр, ике мәртәбә рәт араларын эшкәрткәннәр. Әлеге участоклардан уңышны җыеп алгач та, басуларны чиста парга калдырып ял иттерәләр һәм киләсе көздә уҗым культуралары чәчәчәкләр.

 

 

 

Чүпрәле муниципаль районының күппрофильле лицеенда 2 ноябрь көнне чүпрәлелеләр зур этнографик диктант язачаклар.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 16 октябрь көнне Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Данис Сатдинов Мочәли авылында яшәүче Сания Хәсият кызы Хәлимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

13-16 октябрь көннәрендә бөтен ил буенча «Китапханәдә Лермонтов шигърият көне»VI төбәкара акциясе уза.


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Чүпрәле районында Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып «ике башкала Кинобатл» проекты старт алды, аның кысаларында тамашачыларга кыска метражлы фильмнар күрсәтелде.

16 октябрь төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булуы көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International