Сания Хәсият кызы күп балалы гаиләдә туа. Сугыш елларын, ачлык һәм салкыннарны күргән. Сугыш елларында биредә балалар йорты оештырылган иде. 14 яшендә Сания апа анда җыештыручы булып эшләргә килгән. Эшләгән өчен ипи кисәкләре белән түләгәннәр. Ул аларны өенә алып кайта торган булган.
- Әтисе 1943 елда сугышка алына, 7 бала кала, коточкыч ачлык була. Мин үземнең азыгымны туганнарым өчен калдырдым, ә үзем балалар йортында тукландым. Шулай итеп, исән калдык,-дип искә ала ул.
Аның булачак ире Хәбир абый армиягә 1943 елда 17 яшендә китә. 1950 елда гына әйләнеп кайта һәм алар өйләнешәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр, быел Сания апа бер кызын югалтуны кичергән. Хәбир абый моннан 16 ел элек вафат була. Сания апа бүген ялгызы яши. Ул бик уңай һәм ачык хатын-кыз. Үз елларына карамастан, барысын да хәтерли. Намаз укый.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Данис Сатдинов юбилярга сәламәтлек, балаларның игътибарлы булуын теләде, сугыш елларындагы хезмәтләре һәм түземлекләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды.