Язмышлар төрле-төрле. Берәүләр тормышта авырлыкларга бирешеп, югалып кала, икенчеләре исә авырлыкларны җиңә-җиңә алга бара, һәркемгә үрнәк итеп гаилә кора, балалар үстерә, хезмәттән ямь табып яши.

Азат абый Зур Чынлы авылында 1938 елда ишле гаиләдә, дүртенче бала булып дөньяга килә. Сугыш чоры баласы ул. Башлап Зур Чынлы авылы мәктәбендә -7, аннан Иске Шәйморза авылында 8 классны тәмамлый. Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә балалар, әти-әнисенә ярдәм итү өчен Азат абыйга да 14 яшеннән колхоз эшенә чыгарга туры килә. Үгез җигеп кырда көлтә дә, урман да ташый ул, соңрак исә ат бирәләр аңа. Армия хезмәтен ул өч ел Төркмәнстан якларында үтә. 1960 елда авылга кайтып төпләнә.

Чүпрәледә тракторчылар курсын тәмамлый. Уңган, булдыклы егеткә чылбырлы “КДП-35” тракторын ышанып тапшыралар. Әлеге трактор белән ул язын-көзен-кышын-җәен басуларны иңли, чөгендер чәчә, ала. Азат абыйның үҗәтлеген, булсынга эшләгәнлеген күреп, колхоз җитәкчелеге аңа “Беларусь” тракторына утырырга тәкъдим итә.
1962 елда Азат абый авылның иң чибәр, уңган кызларының берсе булган Зөһрә Сәнатулла кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы кызлары Миләүшә, Фәридә, Гүзәлия, Гөлия, уллары Фәнис, Илдар дөньяга килә. Балаларының барысына да урта һөнәри һәм югары белем бирәләр алар.
Азат Нургали улының намуслы хезмәте район комитетыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, “Ирек“ колхозы исеменнән бирелгән бихисап Мактау Грамоталары белән бәяләнә. Аның күкрәген “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены, бик күп медальләр бизи. Күп тапкырлар районда үткән алдынгылар слетында да катнаша ул.
Әтиләренең 80 яшьлек юбилее уңаеннан ветеранның барлык балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары кайткан иде. Ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хамидуллин, Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе рәисе урынбасары Мансур Хәйруллин юбилярга бүләкләр алып килгәннәр, авыл мәчете картлары да чордашларын котларга җыелганнар иде.