ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында районыбызның "Акчарлак" бассейнында йөзү буенча райрнара ярышлар узды.

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантансы узды.

Буада «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советларына җәмәгать контролен гамәлгә ашыру» темасына зона семинар – тренингы узды, анда Буа, Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы муниципаль районнарының иҗтимагый советлары рәисләре һәм әгъзалары, шулай ук республика районнары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре катнашты.

29 апрельдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан "кайнар линия" телефоны эшлиячәк.

Ветераннарны аларның тормышындагы әһәмиятле даталары белән котлау районда күркәм традициягә әверелде.


12
апрель, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында ел саен үткәрелә торган  «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр», «Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырту» республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Уби авылындагы “Җылы йорт” социаль приютында “Дуслык кичәсе” дип аталган чара үтте.

 11 апрель көнне, район мәдәният йортында Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская республиканың Иделаръягы зонасына кергән Апас, Буа - Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарының хәрби комиссарлары, язгы чакырылышта Кораллы көчләр сафларын тулыландырачак егетләр һәм аларның әти- әниләре белән эшлекле очрашу үткәрделәр. 


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Быелгы язда район игенчеләре алдында 12460 гектарда чәчелгән уҗым культураларын минераль ашлама белән тукландыру бурычы тора.

2019 елда «Сабантуй бәйрәме»н үткәрү көннәре расланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе вакыты турындагы документларны имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International