Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы татарстанлыларны Бакчачы көне белән котлый

2019 елның 6 сентябре, җомга

   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын  Бакчачы көне белән котлый! 

   Бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2019 елның 11 июлендә түбәндәге карарны кабул итте: “Сентябрьнең беренче шимбәсен  Татарстан Республикасының бәйрәм көне – Бакчачы көне итеп билгеләргә”. Быел бу көн 7 сентябрьдә билгеләп үтелә.   

    Татарстанда  900дән артык  коммерциягә карамаган  бакчачылык  ширкәте  теркәлгән.    1 миллионнан  артык  граждан гомуми мәйданы  20 мең  гектар  булган  386 мең  бакча  кишәрлегеннән  файдалана.    

   Бакчачы көне – үзләренең бакча һәм яшелчә кишәрлекләреннән  уңыш үстереп алучы, туган җирне һәм хезмәтне яратучы кешеләр бәйрәме ул. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачыларга ярдәм итү  буенча зур тырышлык күрсәтә. Республика  бюджетыннан 2017–2018 елларда бакчачылар проблемаларын хәл итүгә 1 миллиард сумнан артык  акча бүлеп бирелде, 52 скважина, 271 каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыгы, 15 километрдан артык суүткәргеч, 64 км керү юллары һәм 107 км электр линиясе ремонтланды.  Бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәләренең инженерлык инфраструктурасы объектларын  ремонтлау буенча эшләр дәвам итә.  

   Министрлык  үз җирендә уңыш үстереп алучыларның, үз балаларына һәм оныкларына җиргә  хөрмәт сеңдерүчеләрнең  барысына да олы ихтирам белән карый. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә  бәхете, имин тормыш һәм  хезмәтегездән ямь-тәм табып, шуның рәхәтен күреп яшәвегезне  тели!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International